Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районында яңа терлек сую пункты ачылды

2018 елның 19 феврале, дүшәмбе

15 февральдә, Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Теләнче Тамак авыл җирлегендә яңа терлек сую пункты ачылды. Чара 2017 елда социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм 2018 елга бурычлар билгеләүгә багышланган район советы утырышы кысаларында узды. Терлек сую пунктын ачу тантанасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Олег Земсков, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов, «Промторг» ҖЧҖ директоры Айгөл Еникеева һәм башкалар катнашты.

Бу объект эре мөгезле терлекләр, вак терлекләр һәм дуңгызлар сую өчен төзелде, анда көнгә 30 баш эре мөгезле терлек яисә 100 баш дуңгыз суярга мөмкин булачак. Моңа кертелгән инвестицияләр күләме 43 млн. сум тәшкил итә (70% – үз акчалары, 30% – кредит акчалары).

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Олег Земсков «Промторг» ҖЧҖ директоры Айгөл Еникеевага алга таба уңышлар теләде. «Бишенче ел инде Таможня берлегенең техник регламенты гамәлдә, шуның кагыйдәләре нигезендә терлек сую махсус җайландырылган урыннарда башкарылырга тиеш, – дип билгеләп үтте Олег Земсков. – Район өчен бу бик мөһим объект, тагын өстәмә эш урыннары да булдырыла».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International