18 февраль көнне Шилнебаш авылы халкы" Май чабу" бәйрәменә җыелды . Авыл халкы матур итеп хезмәт итә, матур итеп ял итә белә, гореф-гадәтләрен матур итеп саклый, буыннардан- буыннарга тапшыру өчен тырыша.Бәйрәмгә килгән һәркем рәхәтләнеп күңел ачты, бәйрәм табынында бар тәм- томнан авыз итте.