"Яралар яңарган көн" дип исемләнгән очрашу-кичә узды.

2018 елның 21 феврале, чәршәмбе

Әфган җиреннән Совет гаскәрләре чыгарылуга 29 ел тулу уңаеннан, Мусабай-Завод авылы китапханәсендә, мәдәният йорты, Ташкичү авыл клубы хезмәткәрләре белән берлектә, "Яралар яңарган көн" дип исемләнгән очрашу-кичә узды. Бездә кунакта Әфганстан җирләрендә интернациональ бурычларын үтәп кайткан авылдашларыбыз, хәрби хәрәкәт ветераннары Илдус Сафин белән Мәүҗетдин Сираев булдылар. Алар үзләренең хәрби хезмәттә үткән көннәрен хәтерләрендә яңартып, иптәшләрен, һәлак булган дусларын, якташларын искә алдылар. Ташкичү авылы егете Мәүҗетдин Сираев, үзенең чыгышында, хәрби хезмәттә физик әзерлекле булуның, спорт белән шөгыльләнүнең бик әһәмиятле булуын искәртеп үтте. Очрашуга килгән яшьләрне спорт белән дус булырга өндәде. Ветеран-әфганчыларның эчтәлекле чыгышлары кичәдә катнашучыларны битараф калдырмады, үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга җавап алдылар.

Мусабай-Завод авылының китапханә мөдире Гөлшат Салихова 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International