Яңа Бүләк авылында “И, минем Туган телем” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

21 февраль- Халыкара Туган тел көне  уңаеннан Яңа Бүләк авылы “Сәйлән” балалар бакчасында “И, минем Туган телем” дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Китапханәче “Татар фольклорының байлыгы “ дип аталган китаплар күргәзмәсе ярдәмендә нәниләргә туган телебезнең матурлыгы, байлыгы турында сөйләде. Балалар халык мәкальләрен искә төшерделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, татар телендә сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Шулай ук ,курай моңнарын тыңладылар, матур җырлар башкардылар. “Чума үрдәк, чума каз”, “Түбәтәй”, “Йөзек салыш” һ. б. татар халык уеннарында нәниләр теләп катнаштылар. Кичә  “Туган тел” җыры белән тәмамланды.фото

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International