Россиядә күчемсез милеккә һәм аның буенча килешүләргә хокукларны дәүләт теркәве системасы булдырылуга – 20 ел һәм Росреестр оешуга – 10 ел тулу уңаеннан 2018 нче елның 1 мартында Бердәм консультация көне узды. Бу көнне республика Росреестр идарәсе һәм аның территориаль бүлекләре ведомство эшчәнлеге мәсьәләләре буенча бушлай консультацияләр бирелде. Чарада шулай ук Кадастр палатасы, Пенсия фонды һ. б. дәүләт ведомстволары да катнашты,аларга 500 якын татарстанлы мөрәҗагать итте