Районда “Аҗаган”хәрби-патриотик уен узды.

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

28 февраль көнне,Сосновый Бор поселогы " Яшьлек " спорт-сәламәтләндерү үзәгендә “Форпост”  , “Яшармия” (“Юнармия”) әгъзалары һәм мәктәп укучыларкатнашында  “Аҗаган”хәрби-патриотик уенының район туры  узды.

18 команда 6 этаптан торган ярышларда катнашты: пневматик винтовкадан ату, автоматны җыю һәм сүтү, перекладинада күтәрелүе ,хәрби­ләштерелгән эстафета , визит­калар конкурсы һәм «Ратные страницы истории» интеллектуаль конкурсы  

 Район мәгариф идәрәсе башлыгы Рамил Роберт улы Исаев, яшьләр белән эшләү ,спорт ,туризм   бүлеге җитәкчесе Илнур Рәкип улы Гәрәев, Яр Чаллының Комсомол районы һәм Тукай районы буенча хәрби комиссариат бүлеге  хәрби комиссары , подполковник  Дамир Шамил улы Вәлиев ”Аҗаган” уенын ачу тантанасында катнаштылар ,командаларга уңышлар теләделәр.

   Хәрби комиссариат вәкиле Пасечников И.В.  Хәрби­ләштерелгән эстафетаны кабул итте

 Уен  оешкан төстә,мавыктыргыч итеп узды.

Нәтиҗәдә:

  Өченче урынга ---- , икенче урынга Борды  мәктәбе  лаек булды. Ә җиңүне Биклән  мәктәбе яулады. Булдырдыгыз!

 Призер булган өч команда да Кубоклар һәм дипломнар белән бүләкләнде

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International