Бу елның февраленнән “Без бергә” республика балалар иҗат фестивале старт алды.Фестиваль “Без бергә” балалар халык иҗаты конкурсын, “Россия сувенирлары” декоратив-кулланма эшләнмәләр күргәзмә-ярминкәсен, “Туган ягыбыз киңлекләре” фотоконкурсын, "Барлык гаилә белән ГТО тапшыру"фестивален үз эченә ала
Фестивальнең "Барлык гаилә белән ГТО тапшыру" бәйгесе 3 март көнне, Тукай районында , Сәмәкәй мәктәбендә Зур гаилә уеннары - “Без бергә” проекты кысаларында “ГТО нормативларын гаилә белән бергәләп” спорт фестиваленең муниципаль этабы узды..Анда тубәндәге гаиләләр катнашты: Сәмәкәйдән-Гизатуллиннар, Гимаевлар, Фәсхетдиновлар,Абзалутдиновлар ,Комсомол мәктәбеннән- Гарипов һәм Адиевлар, Кенәздән- Юсупов һәм Миннәхметовлар, Теләнче – Тамактан-Фәррәховлар,Иске Абдулдан-Әхтәмовлар
Нәтиҗәдә:
Теләнче – Тамактан-Фарраховлар-2 нче урын,
Иске Абдулдан-Әхтәмовлар -1 урынга лаек булды.
Әлеге иҗади спорт бәйгесендә катнашулары өчен , барлык гаиләләргә Мактау кәгазьләре тапшырылды.