Нефтебаза поселогында яшәүче Минешәгәр Шәмсетдин кызы Хөсәинова , 8 март көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады. Аны әлеге гомер бәйрәме белән Тукай районы Башкарма комитетынын социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г.Ф. Ганиева тәбрикләде. Ул юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм Тукай муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Фаил Камаев исеменнән истәлекле бүләк тапшырды, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп яшәвен теләде.