Мәгариф идәрәсендә бердәм дәүләт имтиханнарына ( БДИ ) әзерлек буенча кызу эш бара.

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

  Мәгариф идәрәсендә бердәм дәүләт имтиханнарына ( БДИ ) әзерлек буенча кызу эш бара.   Бу әзерлек химия,биология,география фәннәре укытучылары арасында  даими  рәвештә оештырыла   һәм ул  югары дәрәҗәдә уза. 

 Бу кузлектән, укытучылар белән  төрле чаралар оештырылды : семинарлар, тугәрәк өстәл артында  сөйләшүләр,киңәшмәләр,ачык дәресләр.  Чаралар район  мәгариф идәрәсе һәм  Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты белгечләре  белән берлектә  алып барыла . Шундый чараларның берсе  Калмия,Кузкәй  мәктәпләрендә - география фәне ,Комсомол мәктәбендә -химия һәм биология   фәннәре  буенча булып узды . Очрашуда укытучылар эш  тәҗрибәләре  белән уртаклаштылар,фикер алышуда катнаштылар.  Семинарда Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты доценты, педагогия фәннәре кандиданты Ания Галиәкбар кызы    Кыямова  төрле  методик ярдәм  оештырды, БДИ  авыр сорауларга җавап табуда ярдәм курсәтте.   Семинарны оештыруда мәгариф идәрәсе методисты Әнисә Гелметдинова  ярдәм курсәтә  һәм аны  эш тәҗрибәсен уртаклашуы,Яр Чаллы ДПУ белән   даими һәм иҗади теләктәшлек курсәтүе өчен   тарих һәм география  факультеты Деканының  Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр фото

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International