Минималь хезмәт хакыннан аз түләсәләр

2018 елның 18 мае, җомга

1 майдан  минималь хезмәт хакы күләме артты.

- Хезмәт кодексына ярашлы, бер ай өчен эш вакыты нормасын тулысынча үтәгән хезмәткәрнең эш хакы федераль минималь хезмәт хакы күләменнән аз булырга тиеш түгел. Русиядә 2018 елның 1 маеннан  минималь хезмәт хакы 11163 сум тәшкил итә.

Шул ук вакытта эш хакына оклад кына түгел, компенсация түләүләре (мәсәлән, хезмәт шартлары өчен төрле өстәмәләр), премияләр дә керүен хәтердә тотарга кирәк. Димәк, әгәр хезмәткәр бер ай өчен бөтен өстәмәләр һәм дәртләндерүләрне (премияләрне) кертеп, минималь хезмәт хакы күләменә тиң эш хакы алган икән, эш бирүче тарафыннан закон бозылмаган. Хезмәткәрдән кайбер тотып калулар (мәсәлән, алиментлар) булса, шулай ук тулы булмаган эш көне шартларында “кулга” минималь хезмәт хакыннан түбән эш хакы алуы мөмкин. Мондый очрак, эш көннәрен һәм сәгатьләрен күрсәтеп, хезмәт килешүендә яки аңа өстәмә килешүдә теркәлергә тиеш.

Әгәр Сез тулы эш көне эшләп, минималь хезмәт хакы күләменнән түбән эш хакы (оклад+компенсация/премия) аласыз икән, эш бирүче хезмәт хакын арттырырга тиеш. Әгәр эш бирүче (оешма яки шәхси малтабар), сезнең очракта шәхси сак оешмасы, билгеләнгән федераль хезмәт хакыннан түбән эш хакы түләүдән баш тартса һәм аны түләүне дәвам итсә, моның өчен РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.27нче статьясы 6нчы бүлеге буенча административ җаваплылык каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International