Бәтке авылында гомер итүче тыл ветераны Гусев Леонид Александрович 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аңа РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы һәм район башлыгы исеменнән бүләкне район аппарат Советы җитәкчесе Әсхәдә Наврозова тапшырды ,бәйрәм чарасында район ветераннар Советы рәисе Галимҗан Зариповта бар иде. Алар Юбилярга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек һәм тынычлык теләделәр.