Шагыйрь Фәннур Сафинга 70 яшь тулу уңаенан оештырылган «Җырымда юатырмын» әдәби – музыкаль кичә кысаларында узучы «Туган ягы-кешенең рухият чишмәсе» әдәби иҗат бәйгесе

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

 Шагыйрь Фәннур Сафинга 70 яшь тулу уңаенан оештырылган «Җырымда юатырмын» әдәби – музыкаль кичә кысаларында узучы «Туган ягы-кешенең рухият чишмәсе» әдәби иҗат бәйгесе

НИГЕЗЛӘМӘСЕ.

 

  1. Гомуми нигезләмә

 

  1.  «Туган ягы-кешенең рухият чишмәсе» (алга таба - Бәйге) әдәби иҗат бәйгесе шагыйрь Фәннур Сафин иҗатына багышланган «Җырымда юатырмын» әдәби – музыкаль кичә кысаларында уздырыла.
  2. Бәйгене оештыручы Тукай муниципаль районы «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы».
  3. Бәйгенең максатлары:
  • Әдәби иҗатка сәләте булганнарны ачыклау, барлау;
  • Телләрне, әдәбиятне, мәдәниятне саклау һәм үстерү;
  • Укучыларда әдәбияткә, сәнгатькә кызыксану уяту;
  • Язучыларны таныту, осталыкларын үстерергә ярдәм итү.

 

2. Бәйгенең темасы һәм иҗади эшләргә таләпләр

 

2.1. Бәйгәнең темасы «Туган ягы-кешенең рухият чишмәсе».

2.2. Бәйгедә катнашучы теләсә кайсы номинациядә татар һәм рус телләрендә иҗат иткән әдәби әсәрен тәкьдим итә.

2.3. Бәйгегә түбәндәге эшләр кабул ителми:

  • Интернеттан алынган, башка авторларның эшләреннән күчереп алынган;
  • Әдәби телдә язылмаган;
  •  
  • Сәяси, дини;
  • Милләтара ызгышка өндәгән.

2.4. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр жюри хөкеменә түбәндәге номинацияләр буенча эшләрен җибәрә ала:

  • «»
  • «»

2.5. Бәйгегә матбугат битләрендә басылмаган, катнашучыларның үз иҗади эшләре кабул ителә.

2.6. Барлык мәгьлумат электрон форматта гына җибәрелә.

2.7. Бәйге эшләренең бизәлешенә таләпләр: текстның күләме (анкетадан башка) 3 басма биттән артмаска тиеш, А4 форматы, шрифт 14, интервал 1,5.

2.8. Иҗади эшнең исеме булу мәҗбүри, ул текст алдында булырга тиеш.

2.9. Эшләрне бәяләү критерийлары:

  • Теманың актуальлеге, ачылуы;
  • Авторның үз стилен булдыра алуы;
  • ь байлыгы;
  • Сөйләм осталыгын чагылдыра алуы.

 

3. Бәйгене үткәрү тәртибе һәм катнашучыларга, иҗади эшләргә таләпләр

 

3.1. Бәйгедә татар һәм рус телләрендә иҗат итүчеләр катнаша ала. Җибәрелгән әсәрләр өч яшь категориясенә бүленеп карала:

  • 7-11 яшь;
  • 12-18 яшь;
  • 19 һәм өлкәнрәк.

3.2. Анкета белән иҗади эшне бер файлда җибәрү мөһим, анкетаны файлның беренче битендә урнаштырырга кирәк.

3.3. Бәйгедә катнашучы үзе иҗат иткән әсәрне һәм үзе турындагы анкетаны (кушымта) ilmira.akimova@tatar.ru (иҗади эшләр) яки түбәндәге адреска юллый: Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46нчы йорт МБУ «Тукай муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы»(кабинет 222). Белешмәләр өчен телефон (8552) 70-41-80. Гаризалар 2018нче елның 12 октябренә кадәр кабул ителә.

3.4. Гаризалар Кушымтада тәкьдим ителгән үрнәк буенча кабул ителә.

 

4. Бәйгене йомгаклау һәм нәтиҗә ясау

 

4.1. Бәйгенең җиңүчеләре I, II, III дәрәҗә диплом белән бүләкләнәләр, барлык катнашучыларга шәһадәтнамә тапшырыла.

4.2. Җинүчеләрне тәбрикләү 2018нче елның 10 октябрендә, шагыйрь Фәннур Сафин иҗатына багышланган «Җырымда юатырмын» әдәби – музыкаль кичәсендә булачак.

4.3. Бәйге нәтиҗәләре 2018 елның 17 октябрендә vk/kulturatukay «КультУРА начинается с меня!» соц.челтәрендә урнаштырылачак.

 

5. Бәйгене оештыру комитеты

 

  1. Ф.М. Сафин – Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты;
  2. Р.Г. Бәшәров - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты;
  3. С.М. Якупова – шагыйрь, Саҗидә Сөләмәнова исемендәге әдәби премия лауреаты;
  4. Ә.М. Ситдыйкова - шагыйрь, Саҗидә Сөләмәнова исемендәге әдәби премия лауреаты;
  5. Р.Х. Мөхиярова – шагыйрь, филология фәннәре кандидаты, Саҗидә Сөләмәнова исемендәге әдәби премия лауреаты;
  6. Э.Р. Камаева – китапханә фондын тулыландыру бүлегенең эксперты;
  7. Л.Р. Ихсанова – китапханәләр эшчәнлеген автоматлаштыру һәм китапханә фондын тулыландыру бүлеге мөдире.

 

 

 

 

 

 

Шагыйрь Фәннур Сафинга 70 яшь тулу

уңаенан оештырылган

«Җырымда юатырмын» әдәби – музыкаль кичә

кысаларында узучы районара

әдәби иҗат бәйгесе Нигезләмәсенә

 

 

 

Кушымта

Шагыйрь Фәннур Сафинга 70 яшь тулу

уңаенан оештырылган

«Җырымда юатырмын»

әдәби – музыкаль кичә кысаларында узучы

«Туган ягы – кешенең рухият чишмәсе» әдәби иҗат бәйгесендә катнашу өчен

 

Гариза.

 

Иҗади эшнең темасы_____________________________________________________________

Катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме____________________________________

_______________________________________________________________________________

Җитәченең тулы исем – фамилиясе_________________________________________________

_______________________________________________________________________________

Оешманың тулы исеме___________________________________________________________

Адрес__________________________________________________________________________

Телефон________________________________________________________________________

E-mail__________________________________________________________________________

 

Бәйгене уздыру тәртибе белән таныштым һәм риза:

 

 

 

 

 

 

___________________                                                                                           дата

имза

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International