2018 елның 13 ноябрендә Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты утырышы булды, анда «Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында» Федераль законның 31 статьясына, автомат тышкы дефибрилляторлардан файдаланып, беренче медицина ярдәме күрсәтү өлешендә үзгәрешләр проекты хупланды.