14 ноябрь көнне «Энергетик» Мәдәният Сараенда тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равил Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна Мулькаманова Тукай районының 5 гаиләсенә сертификатлар тапшырдылар. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Тукай районында ана капиталына 2.698 сертификат бирелгән, 2340 гаилә 1 млрд.сумнан артык акчага файдаланган.