20 ноябрьдә Татарстан Росреестры быел өченче тапкыр бердәм Консультацияләр көне үткәрәчәк. Әлеге чара Росреестрның 10 еллыгына һәм Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе оешуга 9 ел тулуга багышлана.
Казанда Бердәм консультация көне бер үк вакытта дүрт мәйданчыкта түбәндәге адреслар буенча узачак: Авангард ур., 74 йорт (2нче подъезд), Гагарин ур., 103 йорт (Заречный бүлеге), Ямашев ур., 82 йорт (Яңа Савин бүлеге), Җиңү пр., 100 йорт (Көньяк бүлек). Бердәм Консультацияләр көне шулай ук бөтен республика буенча идарәнең территориаль бүлекләрендә узачак. Матбугат хезмәте