Россия тимераякта фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова яңа дөнья рекорды куйды

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Россия тимераякта фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова Мәскәүдә Гран-при этабында кыска программада иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.

Ул 80,78 балл җыеп, яңа дөнья рекорды куйды.

Алинә Заһитова алдагы зур казанышына сентябрьдә Германиядә халыкара турнирда ирешкән иде. Анда 79,93 балл җыйды. Шунда ук ирекле программада (158,50) һәм кыска белән ирекле программа күрсәткечләре суммасы (238,43) буенча да рекорд куйды.

Чыганак:Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International