Яңа ел каникулларында ял көннәре тәртибе билгеле булды

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Яңа ел каникулларында ял көннәре тәртибе билгеле булды

Татарстан халкы Яңа ел бәйрәмнәренә ун көн ял итәчәк.  Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы төзегән җитештерү календаре буенча, каникуллар 2018 елның 30 декабреннән башланып, 2019 елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

29 декабрь, шимбә көнендә булган ял көне 31 декабрь, дүшәмбе көнгә күчерелә. 29 декабрьдә эш сәгате 1 сәгатькә кыскара.

1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар — Яңа ел каникуллары, 7 гыйнвар — Раштуа бәйрәме.

Чыганак:Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International