Министрлыкта Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр .«Иң яхшы зоотехник» номинациясендә Югары Ослан муниципаль районыннан Артур Ерошин җиңү яулады, 2 нче урында Тукай муниципаль районыннан Зөһрә Шәрифуллина, 3 нче урында Теләче муниципаль районыннан Айдар Кәримов.
"Терлек үрчетү технологы" номинациясендә (эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторы) 1 урын – Мамадыш муниципаль районыннан Азат Хәсәнов, 2 урын – Арча муниципаль районыннан Булат Гарапшин, 3 урын – Тукай муниципаль районыннан Марат Вахитов. Конкурсны оештыручылар-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе " төбәк иҗтимагый оешмасы