Егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча республика турниры узды

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

31 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылында 2005-2007 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча республика турниры узды. Тукай муниципаль районы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары, тренерлары  Гизатулин Рафаил Илгиз улы, бу ярышта катнаштылар һәм призлы урыннар яуладылар: Садыкова Милана 36 кг 3 урын, Гизатулина Дания 40кг. 2 урын, Гыйләҗева Самира 48 кг 3 урын, Кузнецов Руслан 36 кг 3 урын, Сарваров Нияз 40 кг 2 урын, Гизатулин Булат 28 кг 4 урын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International