12 ноябрь 2018нче ел. Күзкәй урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының «Аерым коммуникатив осталык һәм күнекмәләрен үстерү чарасы буларак, укучыларны рус теле һәм БДИда иҗади эшләр башкаруга әзерләү " темасына район семинары узды. Педагоглар «инша язарга өйрәнәбез» мастер-классында, 9 сыйныфта рус теле дәресендә булдылар. Семинарда 11 нче сыйныф укучыларына сынау тестына анализ ясалды, 2019 нчы елда рус теле буенча БДИда үзгәрешләр һәм 9 нчы сыйныфта рус теле буенча телдән әңгәмә уздыру нәтиҗәләре буенча сораулар каралды.