Әниләргә кул эше бүләге – хуш исле лампа әзерләнде.

2018 елның 20 ноябре, сишәмбе

Тиздән иң назлы һәм матур бәйрәм-Әниләр көне килеп җитә. Татарстан авыл китапханәсенең «Тере формула» иҗат лабораториясе 20 ноябрь көнне әниләргә кул эше бүләге – хуш исле лампа әзерләде. Һәр лампаны эфир майлары белән тутырдык: пачули, чәй агачы, пихты( бу әйберләрне  салкын тиеп  авырган  вакытында кулланырга мөмкин). Ә баночканы тасмалар, чәчәкләр һәм матур түгәрәк белән бизәгәннәр. Әниләр балаларының тырышлыкларын бәяләр дип ышанабыз. Якынлашып килүче бәйрәм белән кадерле әниләр!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International