Прокурор урынбасары Тукай районында гражданнарны кабул итәчәк

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

2018 елның 23 ноябрендә 9.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Юлия Наумова Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина белән берлектә Тукай районында гражданнарны кабул итәчәк. Гражданнарны кабул итү Тукай муниципаль районы хакимияте бинасында түбәндәге адрес буенча узачак: Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46 Кабул итүгә 71-42-75, 70-14-03 телефоннары буенча язылырга мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International