«Балаларга көч кулланмау» программасын тормышка ашыру кысаларында Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм курсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова 1 нче социаль участокта «Толерантлык планетасы» дигән темага уен тренингы үткәрде.
Тренинг бер-берсенә карата толерант мөнәсәбәт формалаштыру, башка кешене кабул итүгә, эмоциональ элемтәләрне, сабырлык һәм хөрмәт тәҗрибәсен тапшыруның мөһимлеген аңлау максатыннан оештырылды. Дәреснең төп бурычы - толерантлыкны төрле кешеләргә карата формалаштыру иде.
Тренингта төрле категория гаиләләрдән 35 балигъ булмаган бала катнашты.
Тренинг вакытында балалар даирәгә утырдылар, психолог шәхеснең толерантлыгын үстерү өчен практик күнегүләр үткәрде: «Социаль рольләрне үрнәкләү», «Күперчек», «Сүзсез ярдәм». Дискуссия үткәрелде, аерым һәм төркемдә толерант шәхес портреты төзелде, әлеге темага балалар шигырьләр укыдылар.
Тренинг ахырында психолог толерантлыкны тормышта бер-берсен хөрмәт итү һәм кабул итү буларак күрсәтү кирәклеген билгеләп үтте.