Ана капиталы сертификаты тапшырылды

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

21 ноябрь көнне «Энергетик» Мәдәният сараенда Тукай районының 3 гаиләсенә тантаналы рәвештә ана капиталы сертификаты тапшырылды. Чакырылган ата-аналарны ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равил Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов котладылар. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Тукай районында ана капиталына 2.702 сертификат бирелгән, 2345 гаилә 1 млрд.сумнан артык акчага файдаланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International