Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары узды

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 20 ноябре. Мусабай-Завод урта мәктәбе базасында укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары узды. Семинар кысаларында 9 нчы сыйныфта математика дәресе (укытучысы Сираҗов Ф. С.), 8 нче сыйныфта физик культура дәресе (укытучысы Калимуллин  Ф. Г.), кул эшләре буенча мастер-класс (Габделхакова А. М.)каралды  һәм мәктәптә мәктәп эчендә контроль оештыру (директор урынбасары Калимуллина С. Р.) һәм эксперт аттестация комиссиясе эше (Күзкәй урта мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мингалимова Р. Р., методист Вагизова Э. Г.) турында сөйләшүләр  булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International