Сәмәкәй авылында яшәүче тыл хезмәтчәне , хезмәт ветераны Дәүләтшина Галия Дәүләтшә кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар Тукай муниципаль районы ветераннар Советы рәисе Галимҗан Зарипов аңа исәнлек,тыныч картлык,бәхетле көннәр теләде ,Рәсәй Президентының Рәхмәт хатын һәм район Башлыгы исеменнән бүләк тапшырды