2018 елның 22 ноябрендә Иске Дөреш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе базасында педагогик хезмәткәрләрнең «Каты калдыкларны аерым җыю бурычларын чишүдә экологик белем бирүнең һәм укучыларны тәрбияләүнең актуаль мәсьәләләр »дигән региональ экологик конференциясе булып узды.
Конференциягә муниципаль район башлыгы урынбасары – Закиров Р. И., ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе вәкиле - Мозаффаров В. М., «Проминдустрия» компанияләр төркеме вәкиле - Кунце Л. И., «Чүп-чар ..Артык.Юк.Яр Чаллы» " экологик хәрәкәте координаторы - Красноперова Г. М., «Чиста битлек " экологик хәрәкәте вәкиле- М. Сәхәбиева,Рус география җәмгыятенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсе рәисе С.М. Кулиш , мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре, педагоглар һәм экологик хәрәкәт активистларычакырылган иде. Конференциядә чүп-чарны аерым җыю мәсьәләләре турында фикер алыштылар, экоотряд җитәкчеләре үз эшләрен күрсәттеләр.