2018 елның 20 ноябрендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Сәлимова Айгөл Кече Шилнә урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары өчен "Манипуляция серләре. Тәмәке." дигән видеоролик күрсәтте.
Әңгәмә тәмәке тартуның кешегә тискәре йогынтысын күрсәтү, сәламәт яшәү рәвешенең социаль һәм шәхси әһәмиятен ассызыклау өчен юнәлдерелгән иде.
Әлеге чарада төрле категорияле гаиләләрдән балигъ булмаган 20 бала катнашты, алар арасында социаль куркыныч хәлдә булган 1 балигъ булмаган бала да бар иде.
Чара барышында " Манипуляция серләре. Тәмәке" видеоролигы тәкъдим ителде, аноним рәвештә анкета үткәрелде, сәламәт яшәү рәвеше буенча киңәшләр бирелде.