"Сталинград өчен көрәш " истәлекле дата буенча чара

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

    1942 елның 19 ноябрендә Кызыл Армиянең Сталинград астында контр һөҗүмнәре башлана. Сталинград сугышы - Бөек Ватан сугышында һәм Икенче бөтендөнья сугышында иң бөек сугышларның берсе. «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова "Кече Шилнә урта мәктәбе» базасында әлеге истәлекле дата буенча чара уздырды.

         Чара укучыларда патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләүгә юнәлтелгән иде. Чараның төп бурычлары-укучыларны Бөек Ватан сугышының тарихи фактлары белән таныштыру, Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының геройлыгын күрсәтү, үз иленең үткәненә һәм хәзергесенә хөрмәт тәрбияләү.

         Әлеге чарада төрле категория гаиләләрдән балигъ булмаган 23 бала катнашты, алар арасында социаль куркыныч хәлдә булган 1 балигъ булмаган бала да бар иде.

         Чара барышында "Сталинград өчен көрәш" видеоролигы тәкъдим ителде, каралган ролик буенча викторина уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International