«Россия Пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасының Чаллы бүлеге Татарстан Республикасы буенча СПР иң яхшы җирле бүлеге республика конкурсында 1 урынны алды. Җиңүчеләргә һәм Чаллы активистларына бүләкне Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин һәм Россия Пенсионерлар берлегенең төбәк бүлеге рәисе Людмила Мишина тапшырдылар.