28 ноябрь көнне " Энергетик» Мәдәният Сараенда тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равил Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов Тукай районының 3 гаиләсенә сертификатлар тапшырдылар. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Тукай районында ана капиталы өчен 2.705 сертификат бирелгән, 2346 гаилә 1 млрд.сумнан артык суммага МСК акчаларыннан файдаланган. Исегезгә төшерәбез, 2018 елдан балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең берьюлы берничә яңа чарасы эшли башлады – бу ана капиталы программасына 2021 елның 31 декабренә кадәр керү мөмкинлеген озайту, ана капиталын мәктәпкәчә белем алуга юнәлдергәндә өч еллык мораторий төшерү, шулай ук 2018-2020 елларда ана капиталы акчаларыннан ай саен икенче бала туачак гаиләләр алу.