6 декабрь көнне Инвалидлар декадасы кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Римма Шакирова волонтерлар Нафикова Алия һәм Хисаметдинова Элиза белән берлектә Татарстан һәм Сосновый Бор поселогында инвалид балалар янына бардылар һәм оригами ярдәмендә открыткалар ясау буенча мастер - класс оештырдылар.
Әлеге очрашуның максаты - җәмгыятьтә башка кеше турында кайгырту, аңлый белү, аны тоя белү, мохтаҗ булмаган кешеләргә ярдәм итү, авыруларга карата сакчыл һәм сизгер мөнәсәбәт тәрбияләү, аларны игелекле эшләр һәм бүләкләр белән куандыру кебек сыйфатлар тәрбияләү
Мастер-класс инвалид балаларда кул чукларының вак моторикасын үстерү, балаларны оригами белән таныштыру һәм аны тормышта кулланырга өйрәтү; мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне һәм волонтерларны игелекле эшләргә җәлеп итү өчен юнәлдерелгән иде.
Мастер-класста социаль хезмәт алучы 4 инвалид бала һәм 2 волонтер катнашты.
Мастер – класс вакытында балалар белән башта Яңа ел турында әңгәмә үткәрелде, төрле илләрдә Яңа елны бәйрәм итү турында сөйләнелде, Яңа елны каршы алу традицияләре белән таныштырылды.
Аннары балалар белән оригами ясадылар, волонтерлар балаларга шаблоннар кисәргә, кәгазьне бөкләргә һәм ябыштырырга ярдәм иттеләр. Балалар бу җылы очрашудан бик канәгать калдылар. Мастер-класс иганәчеләр тарафыннан алынган бүләкләрне тапшыру белән тәмамланды.