Әлмәттә бадминтон буенча Россия беренчелеге узды

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Бадминтон буенча Россия беренчелегендә 2006 елгы һәм кечерәк спортчылар катнашты. Анда Мәскәү, Новосибирск, Пермь крае, Башкортостан Республикасы, Самара командалары катнашты. Тукай районы данын балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары яклады. Спортчылар ялгыз һәм парлы уеннарда, шулай ук катнаш парлар уеннарында (микст) көч сынашты. Яшь спортчылар: Альмира Нуриева, Мария Захарова, Рифат Аслямов, Алмаз Вәлиев, Роксан Пучинина, Аделина Газетдинова, Аделина Вахитова яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Спортчыларның тренеры Валерий Фәйзуллин сүзләренә караганда, егетләр бары тик өченче ел гына шөгыльләнә. Шуңа да карамастан, бадминтон буенча республика ярышларында район командасы лаеклы урыннарны били. Өметле спортчылар булуы да сөендерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International