Илназ Рамазанов үз үлчәү категорияләрендә җиңүче булды

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Биектау авылында «Биек тау»универсаль спорт залында 2001-2003 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча дөнья беренчелеге узды. Ярышларда 12 ил вәкилләре катнашты, алар 10 авырлык категориясендә (егетләр арасында) һәм 7 авырлык категориясендә (кызлар арасында) иң көчлеләрне билгеләделәр. Беренчелек нәтиҗәләре буенча татарстанлылар 16 медаль яулады: 5 алтын, 6 көмеш һәм 5 бронза. Ольга Шугаева (57 кг), Илназ Рамазанов (71 кг)-Тукай районы, Булат Юнысов (77 кг), Динар Әүхәдиев (85 кг) һәм Фарис Хуҗин (95 кг)үз үлчәү категорияләрендә җиңүче булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International