Өченче буын университеты - иң яхшы социаль - әһәмиятле проект! 13 декабрьдә "OpenCity" бизнес-отелендә "Социаль ярминкә-2018"республика хәйрия фестиваленең зона этабы узды. «Россия Пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасының Чаллы бүлекчәсе «ата-аналарга ял бүләк ит»проекты белән ярминкәдә катнашты. Проектның максаты-Яр Чаллы шәһәрендә өлкән яшьтәге гражданнар өчен «Туган як тарихы» факультетында өченче буын университеты каршындагы беренче махсуслаштырылган туристлык клубы булдыру. Проект презентациясен СПР рәисе урынбасары Лариса Умеркаева үткәрде.