Шилнәбаш мәктәбендә Тукай районы мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен «мәктәптә балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирү»темасына семинар узды.
Мәктәптә «Юнармия»проекты буенча зур эш алып барыла. Укучылар мәктәп, район, республика дәрәҗәсендәге төрле чараларда катнашалар. Семинарны үткәрү көнендә мәктәп укучыларының яшь армиячеләр сафына керүе булды. Чарада Яр Чаллы шәһәре Комсомол һәм Тукай районнары хәрби комиссары Дамир Вәлиев, аның ярдәмчесе Сергей Вележелев, «мәктәптән тыш эшләр үзәге» директоры Лилия Хөснеева, юнармиянең җирле штабы начальнигы, өлкән лейтенант Николай Хлопунов катнашты.