Тукай муниципаль районында «Изгелек кыл " исеме астында хәйрия марафоны узды

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

Тукай муниципаль районында «Изгелек кыл " исеме астында хәйрия марафоны узды. Ул 1 декабрьдә старт алган Инвалидлар декадасының кульминациясе булды. Бүгенге көндә районда мөмкинлекләре чикләнгән 3 меңгә якын кеше яши. Шуларның 160тан артыгы-балалар. Мәрхәмәтлек марафоны Тукай районы башлыгы Фаил Камаев инициативасы белән оештырылды, җыелган акчалар мохтаҗ инвалидларга ярдәм итүгә тотылачак.Хәйрия марафонында предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре, бюджет оешмалары вәкилләре һәм битараф булмаган кешеләр катнашты.

Мәгариф бүлеге фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International