Балалар бакчасы базасында семинар узды

2018 елның 17 декабре, дүшәмбе

2018 елның 13 декабрендә Яңа Бүләк авылының "Сәйлән" балалар бакчасы базасында "ФГОС тормышка ашыру шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сәламәтлек культурасын формалаштыруда системалы якын килү" темасына семинар узды. Семинар эшендә мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты, мөдирләр катнашты. Семинарда катнашучылар танып-белү эшчәнлеге буенча әзерлек төркемендә булдылар. Балалар бакчасы мөдире « Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны акыл һәм физик яктан сәламәтләндерүдә кулланыла торган сәламәтләндерү формасы буларак Кинезиология»дигән масса-класс үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International