17 нче декабрь көнне «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Шакирова Римма "Кенәз урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында волонтерлар белән берлектә “Хәрби дан” музеена экскурсия ясадылар.
Чара балигъ булмаган балаларда ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүгә, үз халкы өчен горурлык хисләре уятуга, ата-бабаларыбызның батырлык эшләрен дәвам итүгә юнәлдерелгән иде.
Чараның төп бурычлары булып балаларны тарихи фактлар белән таныштыру, балаларда Ватаныбызның героик үткәне өчен горурлык хисләре формалаштыру тора.
Әлеге чарада төрле категорияле гаиләләрдән 13 балигъ булмаган бала һәм 3 волонтер катнашты.
Экскурсия барышында балигъ булмаган балалар һәм волонтерлар китаплар һәм репродукция, открыткалар һәм картиналар карап кына калмадылар, экспонатлар, фоторәсемнәр белән дә таныштылар, күп нәрсәләрне үз куллары белән тотып карадылар.