Фатир, җир участогы, гараж яки нинди дә булса башка объект сатып алганда, гариза бирүче алдына хокукларны рәсмиләштерү өчен нинди документлар җыярга кирәклеге турындагы мәсьәлә килеп баса. Моның белән Росреестр порталында "тормыш ситуацияләре" сервисы хәл итәргә ярдәм итәчәк.
Әлеге сервис Росреестрның рәсми сайтында урнашкан (http://ls.rosreestr.ru/usecases.html) «физик затларга» һәм «юридик затларга» бүлекләрендә, "файдалы мәгълүмат"бүлекчәләрендә. Уңайлы һәм ачык формада "тормыш ситуацияләре" сервисы ярдәмендә конкрет ситуациядә гамәлләр турында тулы мәгълүмат алырга, нинди документлар кирәклеген ачыкларга яки булган пакетның тулылыгын билгеләргә мөмкин. 8(800)100-34-34 бердәм белешмә телефоны буенча консультация алырга мөмкин.