Биклән авылының «Шатлык» бию коллективы 40 еллык юбилеен билгеләп үтте. Узган ел ул «Халык коллективы» исемен йөртүчеләр сафын тулыландырды. Биклән авылы мәдәният йортында әлеге истәлекле датага багышланган гала-концерт булды
Әлеге бию коллективына нигезне ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Шәяхмәт кызы Гәрәева салган. Бүген ту төркемне,аның кызы
Альбина Гәрәева житәкли. Ул бию коллективында нәниләр һәм яшүсмерләргә бию серләренә төшендерә. Коллектив репертуарында, татар халык биюләреннән тыш, рус, үзбәк биюләре һ. б. хореографик композицияләр урын алган.