19 декабрь көнне «Энергетик» Мәдәният сараенда Тукай районының 8 гаиләсенә тантаналы рәвештә ана капиталы сертификаты тапшырылды. Ата-аналарны ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равиля Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна Мулькаманова котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар. Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Тукай районында ана капиталына 2.720 сертификат бирелгән, 2350 гаилә сертификат акчасыннан 1,1 млрд.сумнан артык файдаланган.