Тәрбиячеләр өчен семинар узды

2018 елның 21 декабре, җомга

2018 елның 20 декабрендә  " Лебедушка» балалар бакчасы базасында ":Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә уен эшчәнлеген оештыру технологияләре һәм эчтәлеге»дигән  семинар узды.  Семинарда катнашучылар алдында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бию номерлары белән чыгыш ясадылар .Семинар эшендә мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты, тәрбиячеләр катнашты. Семинарда катнашучылар зурлар төркемендә- интеграцияләнгән дидактик уен формасында дәрес,   икенче кечкенәләр төркемендә- музыкаль-хор уены формасында чара  карадылар. Шулай ук,  нәтиҗәле педагогик технология буларак «Балалар белән эшләүнең социаль уен стиле»дигән мастер-класс үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International