Аттестация комиссиясе утырышы узды

2018 елның 21 декабре, җомга

2018 елның 19 декабрендә, мәгариф идарәсенең эш планы нигезендә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Тукай районы буенча аттестация комиссиясе эксперт комиссиясенең йомгаклау утырышы үткәрелде. Эксперт комиссиясе утырышында беренче квалификация категориясенә аттестация үтәргә теләк белдергән 80 педагогик хезмәткәр гариза бирүченең документлары каралды, шулардан 64 педагог–мәктәпләр буенча, 16 педагог - мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре буенча. 6 кеше һөнәри эшчәнлек нәтиҗәләренә бәйсез экспертиза узды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Татарстан Республикасы халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре һөнәр берлегенең 2017-2019 елларга тармак килешүе нигезендә, эшчәнлек нәтиҗәләренә профессиональ экспертизаның гадиләштерелгән формасы буенча 74 педагог аттестация узды. Аттестация комиссиясе тәкъдимнәрен анализлау күрсәткәнчә, барлык педагогик хезмәткәрләрнең тиешле һөнәри белемгә ия булуын,   эшчәнлек профиле буенча һөнәри яктан яңадан әзерләнү узуларын күренде,  80 педагогик хезмәткәрләренен дә  квалификация дәрәҗәсе беренче квалификация категориясенә куелган таләпләргә туры килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International