15 декабрьдә Минзәләдә Татарстан Республикасы спорт осталары, «Көрәш» милли татар-башкорт спорт көрәше ветераннары Закиров Мәүлетдин Шәкүр улы һәм Хәмидуллин Фәрит Җәләй улы призына Көрәш буенча Минзәлә муниципаль районының шәхси-команда беренчелеге ярышлар булып узды. Ярышларда 2001-2006 елларда туган Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Тукай районнары һәм Яр Чаллы шәһәре көрәшчеләре катнашты.Тукай районы командасы 2нче урынга лаек булды