Мәләкәс авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Афанасьева Анастасия Ивановна үзенең зур юбилеен-90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. 90 яше тулганнарны котлап, Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгының бүләген тапшыру күптән күркәм традициягә әйләнде. Анастасия Ивановнаны да олы юбилее белән район башлыгы Фаил Камаев,район ветераннар Советы рәисе Галимҗан Зарипов тәбрикләде һәм изге теләкләрен юлладылар. Юбилее белән котлап, Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын тапшырдылар,аңа авыру-сырхаусыз, борчусыз гомер теләделәр.