Бүләкләү комиссиясе утырышы
2018 елның 26 декабрендә мәгариф идарәсенең эш планы нигезендә Тукай районы буенча бүләкләү комиссиясе утырышы үткәрелде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының ведомство бүләкләре («Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, Татарстан Республикасы мәгариф министрының Рәхмәт хаты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты) белән бүләкләү өчен дәгъва итүчеләрнең документлары каралды.
Тикшерү өчен район мәктәпләреннән 17 документ пакеты, мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләреннән 7 пакет тапшырылды.