2018 елның 23 ноябрендә Казан шәһәренең "Әкият" курчак театрында "Идел көзе"IV Ачык Республика халык музыкасы фестиваль-конкурсы узды. Күп санлы җырлар, биюләр һәм фольклор куелышлар республикабыз коллективлары , шулай ук күрше төбәкләр коллективлары тарафыннан тәкъдим ителде. Күп коллективлар арасында Тукай муниципаль районының "Питрау" балалар Үрнәк фольклор ансамбле дә чыгыш ясады.