27 декабрь көнне "Энергетик"мәдәният йортында район башлыгының муниципаль Чыршы бәйрәме булып узды, бу бәйрәмгә уку алдынгыларын, район, республика фән олимпиадаларында җиңүчеләрне, фәнни-гамәли конференцияләрне, төрле конкурслар һәм спорт ярышларында җиңүчеләрне чакырдылар. Балаларны һәм аларның укытучыларын Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев котлады һәм иң җылы теләкләрен җиткерде. Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланып китте, бәйрәм шулай ук җыр һәм биюләргә бай булды. Бәйрәмнең икенче өлешендә бәйрәмне оештыручылар алар өчен күңелле уеннар оештырдылар, анда барлык укучылар да катнаша алдылар, бүләкләр һәм күчтәнәчләр алдылар. Бер генә бала да буш кул белән китмәде.