Тукай муниципаль районының Кече Шилнә авылында спорт һәм сәламәтлек декадасы кысаларында «Күңелле стартлар» дигән спорт бәйрәме үткәрелде. Мондый ярышлар балаларга бер-берсен яхшырак белергә, сабырлык һәм ярдәм күрсәтергә, җиңүгә һәм җиңелүгә дөрес карарга өйрәнергә мөмкинлек бирә.